Кыюлык һәм тәвәккәллек үрнәге
Борис Кондрабаев 37 ел тормыштан «Бездән башка беркем дә түгел!» девизы белән атлый. Ул канатлы пехотада – совет гаскәрләренең элитасы – һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән.
Һава-десант гаскәрләренә теләсә кемне алмаганнарын һәркем белә. Анда иң яхшылар гына эләгә. Иң көчлеләр, чыдамнар, көчле ихтыярлы егетләр. Борис Кондрабаев – шундыйларның берсе.
Ишле гаиләдә үсә ул, 4 малай, 2 кыз арасында иң төпчеге. Аларның кечкенә Поповка авылында өч еллык кына мәктәп була. Дүртенче класска укучылар авылдан Иске Зәй мәктәбенә йөреп укый. Атна буе интернатта торалар, ял көннәрендә җәяүләп өйләренә кайталар. Менә шулай дүртенче класстан сигез классны тәмамлаганчы, Борис көн саен 15 километрдан артык араны йөреп укый. Хәзер моны безгә күз алдына да китерүе авыр. Әмма мондый физик йөкләмәләр аны чыныктыра гына.
Нык бәдәнле, физик яктан таза, чыдам егет 1988 елда армиягә китә. Венгриядәге аерым десант-штурм батальонына эләгә ул, анда гади булмаган солдат мәктәбен үтә.
Армиядә 15 тапкыр парашюттан сикергән.
“Башта парашюттан сикергәнче өч тапкыр вышкадан сикереп чирканчык аласың. Әлбәттә, беренче мәртәбә дулкынланасың. Тагын төрле дистанцияләргә марш-бросоклар. Армиядә хезмәт итү, бигрәк тә десант-һава гаскәрләрендә хезмәт итү барыннан да элек тәртипкә өйрәтә һәм малайлардан чын ир-егетләр ясый”, – ди Борис Кондрабаев.
Алар батальонында Татарстаннан биш егет бергә хезмәт итә. Дүрт дистә елга якын вакыт узса да, алар бер-берсе белән аралашып яшиләр.
Ике ел хезмәт итеп, рота, батальон, дивизия, штаб өйрәнүләрендә катнашып, Борис десантчы булып туган авылына кайта. Милиция органнарына эшкә урнашып, биредә 25 ел хезмәт куя. Бүгенге көндә отставкадагы майор Борис Кондрабаев тормыш иптәше Лилия белән күркәм гомер кичерәләр. Уллары Олег ГРЭСта хезмәт куя, Лилия – ашыгыч ярдәм хезмәтендә фельдшер.
2 августта – Һава десанты гаскәрләре көнендә Зәйнең десантчылары Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында очраша. Борис Кондрабаев та ел саен бирегә килеп, һәйкәлгә чәчәкләр сала, һәлак булганнарны искә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев