Кадер урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ольга Александровна Цыгановага бүген - 25 ноябрьдә 50 яшь тула.
Хөрмәтле Ольга Александровна, Сезне матур юбилеегыз белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сез гомерегезне балалар укытуга, яшь буынны тәрбияләүгә багышладыгыз. Тынгы белми торган, алга омтылып яшәүче, оста оештыру сәләтенә ия, киң эрудицияле, зирәк акыллы шәхес. Хезмәтегезне бар күңелегезне биреп башкарасыз. Шуның белән хезмәттәшләрегез, укучыларыгыз, әти-әниләрнең ихтирамын яуладыгыз. Киләчәктә дә тормышыгыз бүгенгедәй матур булсын. Исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, озын гомер, бәхет, шатлык-куанычлар гына телибез.
Бу юбилей әле тик бер баскыч
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга!
Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез!
Хөрмәт белән хезмәттәшләрегез.
Нет комментариев