Зәйнең җирле шагыйрәсе Клавдия Максимова яңа китабын тәкъдим итәчәк
Яңалыклар

Зәйнең җирле шагыйрәсе Клавдия Максимова яңа китабын тәкъдим итәчәк

10 декабрьдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә җирле шагыйрә Клавдия Максимованың яңа китабын тәкъдим итү булачак.

Клавдия Алексеевна – “Зәй офыклары” газетасының актив хәбәрчесе, ул газетабыз белән күп еллар хезмәттәшлек итә.

Һәрдаим үзенең матур, мәгънәле шигырьләре белән газета укучыларыбызны сөендерә. Шигырьләрен Клавдия Алексеевна авыл халкына, әнисенә, балаларына, оныкларына, күбрәк туган җир, туган авылга багышлап, яшьлек хатирәләрен чагылдырып яза. Тынгы белмәс, олы җанлы, гаҗәеп тә талантлы, матур күңел һәм моңлы йөрәк иясе еш кына районда үткәрелә торган төрле тәрбияви чараларда, шигырь язучылар бәйгеләрендә катнашырга да вакыт таба.

Һәрьяктан сәләтле Клавдия үзе һәр эшкә иҗади якын килеп, оныкларын да иҗатка рухландыра.

«Мин – Зәй кызы»  китабын презентациясенә барлык китап сөючеләрне чакырабыз.

Чара сәгать 10.00да башлана.


Нет комментариев