19-21 ноябрьдә Минзәләдә «Минзәлә АТП» ҖЧШ призларына йөзү буенча республика ярышлары узды.
Анда Казаннан, Чаллыдан, Алабугадан, Әлмәттән һәм башка шәһәрләрдән 16 командада 503 спортчы катнашты.
Алар арасында "Зәй" спорт мәктәбендә тренер-укытучы Рәйсә Галимова кул астында шөгыльләнүче йөзүчеләр бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:
Никита Богомазов 100 м га баттерфляй белән йөзүдә 3 нче урын, 100 м га брасс белән йөзүдә 2 нче урын һәм 100 м га комплекслы йөзүдә 1 нче урын алды;
Шәйхиева Мәдинә 100 м брасс дистанциясендә 3 нче урынга иреште;
Гатиятуллина Карина ирекле стиль белән 1500 м дистанциядә 2 урын яулады;
Артур Габидуллин 100 метрга брасс белән йөзүдә 3нче урын алды.
Нет комментариев