Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй үзәк китапханәсенең “Сөмбелә” клубы Яңа ел бәйрәмен каршы алды

22 декабрьдә Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә “Сөмбелә” клубы әгъзаларе өчен “Чыршы утлары яктысында” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде.

Яңа ел иң матур, якты, тылсымлы бәйрәм булып санала. Яңа елны һәркем яңа өметләр, зур ышаныч белән көтеп ала, үтеп киткән елның истәлекле минутларын искә төшерә, алдагы елның да бәхет-шатлык китерәчәген юрый, моны бик тели. Ничә яшьтә булуына карамастан, һәр кеше йөрәгенең түрендә могҗизага ышана. Бу бәйрәм туганнар, дуслар белән очраштыра. Шуңа да һәркем өчен кадерле дә, якын да ул, Яңа ел!
-Чарада әлеге тылсымлы бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, нәрсәләр бүләк итәргә ярый-ярамый икәне хакында сөйләдек. Кыш, Яңа ел турында мәкаль-әйтемнәр, сынамышларны искә төшердек. “Өстәл күрке - ризык”, “Кар атыш”, “Яңа елда - яңа сүз” кебек уеннар уйнадык, - ди татар бүлеге китапханәчеләре Лилия Әхмәтҗанова белән Венера Галимова.
Бәйрәм кунаклары 2023 елга “Йолдызлар фаразы” белән дә таныштылар. Чараның кульминацион ноктасы булып Кыш бабай һәм Кар кызы тәбрикләве булды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Фотолар үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев