Зәйнең “Уймак кыз” балалар бакчасында акция узды
“Уймак кыз” балалар бакчасында «Кечкенә зебра » акциясе узды.
Бу чараның максаты - ата-аналарның игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләренә җаваплы караш тәрбияләү, машина юлын дөрес кичүгә юнәлтү. Бакча балаларны кече яшьтән урамда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү һәм аны үтәүгә зур игътибар бирә. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү балалар өчен гадәти хәлгә әверелсен дип тырышалар.
Иртән иртүк педагоглар, ата-аналар һәм ата-аналар советы вәкилләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыручы плакатлар белән каршы алдылар. Ата-аналарга тәүлекнең караңгы вакытында, юл аша үткәндә, кечкенә балалар янында булырга тиешлеген искә төшерделәр.
Моның өчен киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар кирәк булуы хакында сөйләделәр.
- Елның төрле вакытында мондый чаралар уздыру традициягә керде. Без акциядә актив катнашкан ата-аналарга олы рәхмәтебезне белдерәбез,- ди тәрбиячеләр.
Фотолар балалар бакчасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев