Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйнең “Теремкәй” балалар бакчасында тәрбиячеләр белемнәрен күтәрә

24-25 гыйнварда “Теремкәй” балалар бакчасында педагогик фәннәр кандидаты, доцент Зифа Зарипова балалар бакчаларында эшләүче татар теле тәрбиячеләре, татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр өчен “Балалар бакчаларының татар милли төркемнәрендә өстәмә белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру кысаларында мәгариф өлкәләрен интеграцияләү” темасына семинар - практикум үткәрә.

Семинар эшчәнлегендә төрле фикер алышулар, кызыклы һәм үзенчәлекле форматларны кулланып тәҗрибә уртаклашулар бара. Зифа Мирхәтовна район тәрбиячеләрен борчыган сорауларга җавап бирә. Семинар вакытында тәрбиячеләр “Теремкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе  Илсөяр Шәяхмәтова  күрсәткән дәресне карадылар.
- Зәй районында тәрбиячеләр бик актив. Һәр эксперименталь эштә катнаша, инновацион проектлар өстендә эшли. Шуңа күрә мин әлеге семинарга бик рәхәтләнеп килдем, - ди Зифа Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев