21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оештырыла.
Ел саен бу көнне “Салават күпере” балалар бакчасы кызыклы чаралар оештыра. Быел да балалар төрле милләт кемнәрен киеп кызыклы уеннар уйнадылар.
-Бәйрәмгә кунак булып “Дәү әни” дә килгән иде. Ул балаларга Габдулла Тукайның “Су анасы ” әкиятен сөйләде. Ә балалар исә, “Дәү әни”гә төрле милләт уеннарын уйнап күрсәттеләр,- ди татар теле тәрбиячесе Венера Алексеева.
“Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди халык мәкале. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.
Нет комментариев