Зәйнең «Салават күпере» бакчасында Муса Җәлилгә багышланган кичә узды
15 февральдә татар халкының каһарман шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны билгеләп үтәбез.
Шул уңайдан "Салават күпере" балалар бакчасында зурлар төркеме балалары белән «Кечкенә дусларга» дигән шигъри кичә үткәрелде. Шагыйрьнең иҗаты белән балалар бакчада ук таныша башлый. Муса Җәлил - олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь.

Чарага әти-әниләр, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кунак булып килгән иде. Балалар бик кызыксынып Муса Җәлилнең биографиясе, аның әсәрләре белән танышты. Муса Җәлилнең татарча да, русча да шигырьләрен сөйләп интерактив пазл җыйдылар. Пазлда “Кызыл ромашка” шигыренә ясалган рәсем барлыкка килде. Әти-әниләр дә Муса Җәлилнең шигырләрен искә төшереп, балалар белән уйнап алдылар. Кичәне балалар “кызыл ромашка” биюе белән тәмамлады.

“Балаларга шундый җылы эчтәлектәге патриотик чара оештырганнары өчен татар теле тәрбиячесе Венера Алексеевага, зурлар төркеме тәрбиячесе Надежда Волкова, музыка тәрбиячесе Елена Рыцовага бик зур рәхмәт”, - ди зурлар төркеме әти-әниләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев