Зәйнең ике мәктәбе яңа автобуслы булды
Бүген шәһәрнең 6нчы мәктәп базасында Зәй мәгариф оешмалары җитәкчеләренең “Милли мәгариф һәм тәрбия: нәтиҗәләр һәм үсешнең төп векторлары” темасына семинар-киңәшмәсе узды.
Мәгариф өлкәсендә елдан-ел яңа үзгәрешләр барлыкка килә. Алар арасында мәктәп директорларын, укытучыларны, балаларны һәм аларның әти-әниләрен куандыра торганнары да бихисап. Шундый шатлыклы үзгәрешләрнең берсе – балаларны мәктәпкә йөртүче автобусларның гел яңартылып торуы. Киңәшмә күңелле мизгелләрдән башланды. Район башлыгы Разиф Кәримов 7нче мәктәпкә 31 урынлы “Пазик”, Югары Мәлем мәктәбенә 16 урынлы “Газель” автобусы ачкычларын тапшырды. .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев