Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйнең яшь инспекторлар отряды бәйрәмгә әзерләнә

Бүген яшь инспекторлар отряды машина йөртүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

Яшь инспекторлар  отряд төзелүнең 50 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. 6 мартта яшь  инспекторлар отрядлары оешуга 50 ел була. Хәрәкәт балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча зур эш алып бара. 

Яшь инспекторлар хәрәкәтенең рәсми туган көне дип 1973 елның 6 марты санала. Бу көнне ВЛКСМ үзәк комитеты, СССР Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе, СССР Мәгариф министрлыгы коллегиясе карары белән яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары булдыру турында нигезләмә раслана.

Бүгенге чарага  “Уймак кыз” балалар бакчасы да кушылды. “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй филиалы бүлеге җитәкчесе Вадим Иванов әйтүенчә, чарада  юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә аеруча зур игътибар ителә.
Чара кысаларында шәһәребезнең “Уймак кыз” бакчасында тәрбияләнүче балаларга бу уңайдан аңлату эшләре алып барылды. Аннан малай-кызлар якынлашып килүче бәйрәм белән машина йөртүчеләрне котлады.

Фотолар балалар бакчасыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев