Зәйнең “Бөртеккәй” балалар бакчасы май чабу бәйрәмендә күңел ачты
Чараның төп максаты балаларда халык гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү булып тора.
Аларда татар халык уеннары, халык фольклоры һәм гореф-гадәтләре аша уңай әхлакый сыйфатлар формалаштырырга ниятләнгән.
“Бөртеккәй” балалар бакчасында “Май чабу” бәйрәмен уздыру күркәм гадәткә кергән. Май чабу - иң күңелле, шау-шулы, иң яраткан халык бәйрәме. Май чабу атнасында кешеләр кышны озаталар һәм язны каршы алалар. Бу бәйрәмнең символы булып кояш, коймак һәм карачкы санала. Балаларның яраткан персонажлары белән бергә, май чабу уеннары оештырдылар. Балалар кыюлыкта һәм җитезлектә ярыштылар. Олылар да читтән генә күзәтмәде, бәйрәмдә катнаштылар. Әниләр, әбиләр һәм бабайлар, балалар белән бергә бәйгеләргә кушылдылар.
Балалар бакчасында Май чабу үткәрү - балалар белән вакытны күңелле итеп үткәрүнең бик яхшы ысулы. Балалар Май чабу бәйрәмен уздыручы милләтләрнең мәдәнияте һәм традицияләре белән таныша.
Ольга Глухова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев