Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйнең балалар музыка мәктәбе укучылары “Шагыйрь һәм музыка” Халыкара музыкаль-шигъри фестивалендә чыгыш ясады

28 гыйнварда Әлмәт шәһәренең “Нефтьче” Мәдәният сараенда Муса Җәлил исемендәге “Шагыйрь һәм музыка” халыкара музыкаль-шигъри фестивале узды.

Халыкара музыкаль-шигъри фестиваль  Мәскәү шәһәрендә татар шагыйре Муса Җәлил мирасын балалар һәм яшьләр арасында популярлаштыру максатыннан  уздырыла.


Фестиваль 2021 елның декабреннән Татарстанның  күп кенә эре шәһәрләрендә дә үтә. Фестивальне “Татнефть” хәйрия фонды ярдәмендә Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева - Җәлил оештыра.


Фестиваль кысаларында концертта балалар музыка мәктәбе укучылары - Виктория Уразайкина һәм Арина Столярова, Софья Стогова һәм Виктория Уразайкина составындагы  "Каприс" виолончелистлары триосы чыгыш ясадылар. Укучыларны фестивальгә укытучылары  Люция Кадыйрова, концертмейстер Светлана Рыцова әзерләде.


Муса Җәлилнең шигырьләре матур инструменталь музыка белән кушылып, тыңлаучыларда зур тәэсир калдырды. Концерт җылы һәм тантаналы атмосферада узды. Катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев