Зәйнең “Алтынчәч” балалар бакчасында карга боткасы ашаганнар
Борынгы заманнарда кешеләр язны үзләренең канатлары очында кара каргалар алып килә дип санаганнар.
Шуңа күрә, кар эреп, беренче инешләр барлыкка килү белән, каргалар хөрмәтенә “Карга боткасы” бәйрәме оештырганнар.
Табигатьтә яз хакимлек итә башлады. Яз сулышын тоеп, бер көнне "карр, карр, карга килгәч, китә кар" дигәндәй, шау-гөр килеп, җылы яклардан кара каргалар кайтып төшәр. Кара каргалар кайткач, үткәрелә торган иң күңелле, язгы бәйрәмнәрнең берсе, һичшиксез, “Карга боткасы” бәйрәме. Элек авыл халкы бәйрәмдә бергәләп күңел ачкан, уйнаган, җырлаган.
"Алтынчәч" бакчасында татар халык бәйрәмнәрен уздыруга зур игътибар бирелә. Карга боткасы бәйрәме дә көтеп алынган бәйрәм буларак, һәр ел саен матур итеп оештырыла. Ул бакча балалары өчен генә түгел, ә кунакка мәктәп укучылары да чакырыла. Алар бәйрәм уздырган көнне кунакка беренче сыйныф укучыларын чакыра. Балалар өчен матур, күңелле тамаша әзерлиләр, ә соңыннан барысы бергә тәмле ботка белән сыйлана.
Менә бүген,14 мартта, үткәрелгән “Карга боткасы” бәйрәменә дә шәһәребезнең 7нче мәктәбенең беренче сыйныф укучылары кунак булып килгәннәр иде.
-Алар бакча балалары белән җырлап, биеп, уйнап , соңыннан тәмле ботка ашап, шат күңел белән кайтып киттеләр. Бәйрәм барлык балаларның күңелләрендә озак сакланыр, гореф-гадәтләребез онытылмас, - ди тәрбияче Рания Уразайкина.
Фото балалар бакчасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев