Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйнең “Алтынчәч” бакчасы милли уеннар аша йолаларга карата мәхәббәт тәрбияли

“Республикабызда зур гаилә булып яшәүче төрле милләт вәкилләре арасында үзара ихтирамлы мөнәсәбәт, халыкларның телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү — безнең иң зур казанышыбыз!”, – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Районыбызда рухи байлыкларны саклау һәм ныгыту өстендә балалар бакчалары күп эшләр башкара. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, “Алтынчәч” балалар бакчасы  рухи кыйммәтләребезне саклау, ныгыту, традицияләрне торгызуны төп бурыч итеп куйды. Әлбәттә, балалар бакчаларының  төп бурычы – балаларны  рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе – татар халык уеннары.

Уеннар, тәрбия чарасы буларак, баланың шәхес булып формалашуына зур йогынты ясый, психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. “Алтынчәч” бакчасы милли бәйрәмнәр, милли уеннар аша  татар халкына һәм милли традицияләргә, йолаларга  карата мәхәббәт тәрбияли.

–Балаларга татар телен, аның туган тел икәнен тугач та аңлата башларга кирәктер мөгаен. Татар гаиләсендә тәрбияләнгән һәр әти-әни баласына тугач та үз телендә матур, ягымлы итеп эндәшергә, аңа бишек җырлары җырларга, татар гореф-гадәтләре, йолалары буенча үстерергә тиеш. Менә бала балалар бакчасына килә. Монда инде ул икенче мохитка эләгә. Чөнки бакчада төрле милләт балалары, һәм алар күбесенчә, рус телендә аралашалар. Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме  – балаларга үз туган телен өйрәтү тора. Без, тәрбиячеләр, әти-әниләр белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Рус телле балаларга да, аларның әти-әниләренә дә татар теленең кирәклеген, әһәмиятен аңлатырга тырышабыз. Моның өчен без төрле алымнар кулланабыз. Мәсәлән, бәйрәмнәр барышында, көндәлек бакча тормышында балалар белән төрле татар халык уеннарын, җырлы уеннарны киң кулланабыз. "Кәрия-Зәкәрия”, " Түбәтәй", "Ачык авыз" уеннары шундыйлардан.  Үз телен яратучы, милләтен хөрмәтләүче баланы тәрбияләүдә халык педагогикасына таянып эш итәргә мөмкин, – ди балалар бакчасы мөдире Ләйлә Мостафина.

Фотолар "Алтынчәч" балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев