Зәйлеләр “Ел тәрбиячесе” бәйгесенең төбәк этабында катнашты
16 февральдә Чистай шәһәрендә “Ел тәрбиячесе” бәйгесенең төбәк этабы узды.
Анда Зәй, Аксубай, Яңа Чишмә, Балык Бистәсеннән өчәр тәрбияче үз һөнәри осталыкларын тәкъдим итте.
Быел конкурс “Ел тәрбиячесе” һәм “Туган тел тәрбиячесе” номинацияләрендә үткәрелә.
Педагоглар ачык дәресләр, чаралар һәм үзләренең педагогик эш тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр. Бәяләү заманчалык, оригинальлек һәм, әлбәттә, балаларның кызыксынучанлыгы критерийлары буенча булды.
“Ел тәрбиячесе” номинациясендә Зәй данын “Уймак кыз” балалар бакчасыннан Валентина Попкова, “Күкчәчәк” балалар бакчасыннан Светлана Исштанова, “Туган тел тәрбиячесе” номинациясендә “Урман әкияте” балалар бакчасыннан Римма Мәүләвиева яклады.
Гомумән, “Ел тәрбиячесе” бәйгесенең төбәк этабында 45 районнан 135 конкурсант катнаша. Мартта финалга 30 тәрбиячесе сайлап алыначак, ә иң яхшы тәрбияче Татарстан данын Россия дәрәҗәсендә тәкъдим итәчәк.
Фотолар мәгариф идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев