Зәйдән VI сыйныф укучысы Артем Тимофеев - физика һәм химия фәне олимпиадасы җиңүчесе
25 - 31 гыйнварда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык“ олимпиадалар үзәгендә VII - XI сыйныф укучылары арасында физика һәм химия буенча фән олимпиадасы үтте.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча шәһәрнең 4нче мәктәбе VI сыйныф укучысы Артем Тимофеев VIII сыйныф укучылары арасында уздырылган фән олимпиадасында химиядән дә, физика фәненнән дә җиңүче булды. Артемны олимпиадага 4нче мәктәпнең химия укытучысы Вера Захарова һәм шулай ук 4нче мәктәпнең физика укытучысы Елена Лукина әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев