25 - 31 гыйнварда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык“ олимпиадалар үзәгендә рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең татар төркеме укучыларының татар теле буенча фән олимпиадасы үтте.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча шәһәрнең 4нче мәктәбе V сыйныф укучысы Рияна Фәртдинова рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең татар төркеме укучыларының татар теле фәненнән җиңүче булды. Рияна 4нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Мөхәммәтшина сыйныфында белем ала.
Нет комментариев