Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә хәрби элемтәче көненә багышланган дәрес үтте

Зәйнең 6нчы мәктәбендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре элемтәчесе көне уңаеннан патриотик чара үтте.

Әлеге көн  ел саен 20 октябрьдә билгеләп үтелә. Бу һөнәри бәйрәм 2006 елда Россия Президенты Указы белән билгеләнде һәм 1919 елда махсус элемтә гаскәрләрен булдыру еллыгына багышланды.

Зәй шәһәре 6нчы урта мәктәбенең  Советлар Союзы Герое Николай Майкоп исемен йөртүче  яшь армиячеләр отряды әгъзалары шул уңайдан “Ватан сакчысы дигән һөнәр бар”  профориентация дәресендә катнаштылар. Ул хәрби элемтәчеләр һөнәренә багышланды. Дәрес барышында Советлар Союзы Маршалы С.М. Буденный исемендәге хәрби элемтә академиясендә белем алу турында фильм күрсәтелде.

фото мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев