Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә укытучыларның функциональ грамоталылыкны үстерү буенча зона семинары узды

Бүген Зәйнең 7нче мәктәбе базасында мәктәп директорлары урынбасарлары, башлангыч сыйныф, биология, химия укытучыларының функциональ грамоталылыкны үстерү буенча зона семинары узды.

-7нче мәктәп районда функциональ грамоталылыкны үстерү буенча төп мәктәпләрнең берсе булып тора. Шуңа күрә мәгариф идарәсенең бик күп семинарлары әлеге мәктәптә уза, - ди мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлек башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтова.

Семинарда безнең район педагогларыннан тыш, Яр Чаллы, Мөслим, Актаныш, Минзәлә, Сарман укытучылары да катнашты. Семинарның беренче өлешендә укытучылар мастер-классларда булдылар. 4нче мәктәпнең биология укытучысы Светлана Хәбибрахманова, Аксар мәктәбенең география укытучысы Рамил Галимов, 3нче мәктәпнең география укытучысы Алсу Шәңгәрәева укытучыларга мастер-класслар уздырды.

Алсу Шәңгәрәева “Россия ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында финалга үтеп, Татарстанның иң яхшы укытучылары арасына керде.

Семинарның икенче өлешендә “Татарстан мәгарифне үстерү институты” өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесеннән педагогика фәннәре кандидаты  Гөлназ Хәмитова “Иҗади фикерләүне бәяләү - функциональ грамоталылыкны тикшерүдә яңа юнәлеш” темасына интерактив лекция укыды. Ул чыгышында укучыларда функциональ грамоталылыкны формалаштыру алымнарына, уку грамоталылыгын үстерү ысулларына тукталды. Шулай ук Гөлназ Рәшит кызы федераль реестрга кертелгән укыту программалары турында сөйләде. Яңа уку елында мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр алдында торган бурычлар, башкарыласы эшләр, яңартылган федераль дәүләт белем стандартлары, белем бирү программалары, укыту программалары, белем бирү өлкәсендәге үзгәрешләр турында фикер алышу булды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев