Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә Тукайга багышланган кичә үтте

15 гыйнварда Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә шагыйрь Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» проекты кысаларында «Тукай дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән әдәби викторина узды.

Чарада «Сөмбелә» клубы әгъзалары катнашты. Очрашу барышында китапханәчеләр аның иҗади биографиясенең төп өлешләре  турында сөйләделәр.  

Габдулла Тукай — гади шагыйрь генә түгел. Аның таланты җәмгыять тормышын һәм кешенең эчке дөньясын барлык катлаулылыклары һәм каршылыклары белән тирәнтен күрү сәләтендә чагыла. Нибары 27 ел гына яшәсә дә, сәләте һәм тирән фикерләве аркасында, Тукай үз халкының иң бөек акыл ияләренең һәм публицистларының берсенә әверелә. 

«Без Тукайлы халык» күргәзмәсендә аның тормышы һәм иҗаты турында китаплар тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар викторинада бик теләп катнаштылар, Габдулла Тукайның «Ай һәм кояш» һәм башка шигырьләрен укып фикер алыштылар.

фотолар үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев