Зәйдә Туган тел көне алдыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары фикерләште
17 февральдә Зәй районы Кадер урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Сүзнең асыл сыйфатлары аша татар теленә һәм милли гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү» исеме астында районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинар-киңәшмәсе үтте.
Семинар кысаларында дәрес фрагменты, осталык дәресе, әдәби-музыкаль монтаж һәм театр эшчәнлеге күрсәтелде.
Уздырылган чаралар укыту методларын камилләштерүгә, ике теллелек шартларында нәтиҗәлелекне арттыруга һәм тәрбияви чаралар үткәрү тәҗрибәсен уртаклашуга юнәлтелде.

Семинарны йомгаклап, укытучылар милли мәгарифтәге көнүзәк мәсьәләргә тукталдылар. Телләрне үстерү һәм саклауга юнәлтелгән дәүләт прораммалары, татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшыруга кертелгән яӊалыклар, олимпиадаларга әзерлек турында фикер алыштылар.
“Эшлекле семинар, тирән эчтәлекле фикерләр педагогларның алдынгы эшчәнлегендә һәрвакыт кирәк. Бердәм, бер максатта эшләгәндә генә без телебезне, матур әдәбиятыбызны саклап, яшь буынга җиткерә алабыз”, - диде семинар эшенә бәя биреп, мәгариф идарәсе методисты Халидә Харисова.
фотолар мәгариф идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев