Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә татар гимназиясе белән балалар бакчасы арасында хезмәттәшлек дәвам итә

Татар гимназиясе белән “Кояшкай” балалар бакчасы үзара тыгыз элемтәдә тора. Чөнки “Кояшкай”да тәрбияләнгән балаларның күбесе татар гимназиясенә укырга килә.

Бала беренче мәртәбә мәктәпкә барганда уңайсызлыклар кичермәсен өчен, балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге төркемне гимназиягә алып килүне гадәткә керткән. 


- Без балаларны мәктәпкә алдан әзерлибез, алар белән беренче мәртәбә мәктәпкә барганда килеп туган авырлыклар турында фикер алышабыз, проблемаларны хәл итүнең ысулларын өйрәнәбез. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтәге баланың мәктәп белән танышуы, аларга үз белемнәрен уңышлы ала башларга һәм “яңа тормышка” күчүне җиңеләйтергә ярдәм итә,- диләр балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Мәктәпкәчә яшьтәге бала өчен иң яхшысы – мәктәп буенча экскурсия үткәрү. Шул максаттан, "Кояшкай" балалар бакчасының булачак беренче сыйныф укучылары үзләренең хыялларын тормышка ашырды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен гимназиягә экскурсия оештырылды. Экскурсияне оештыручы - педагог Лира Сөләйманова  үткәрде.


Балалар алдында искиткеч мәктәп тормышының яңа дөньясы ачылды. Аның озын зур коридорлары, якты уңайлы сыйныфлары, сөйкемле педагоглары балаларда яхшы тәэсир калдырды. Коридорлар буйлап узганда уңышларга ирешкән укучыларның рәсемнәрен карадылар, фотостендлардан укучыларның ничек яшәве һәм аларда нинди чаралар узуы турында белделәр. Аннан соң балаларны мәктәп музее белән таныштырдылар. Мәктәп музеена экскурсияне  тарих укытучысы Анна Белышева үткәрде.


“Китапханәгә рәхим итегез", - дип каршы алды балаларны китапханәче Венера Камалова. Балалар китап киштәләрен, утырып китап укырга мөмкин булган өстәлләрне һәм урындыкларны күрделәр. Венера Гизаровна китаплар күргәзмәсе әзерләгән. Балалар “китаплар тормышы” турында файдалы мәгълүматлар алдылар. 


Физик культура дәресләре уза торган  залга да кереп чыктылар. Үзләренә физик культура дәресләрен укытачак укытучылар Нәфидә Салихҗанова белән Гөлназ Шәрифуллина белән очраштылар. Укытучылар исә, физик культура дәресләрдә үз-үзеңне тотуның кайбер кагыйдәләре белән таныштырды.
-Мәктәпкә экскурсия балаларга бик ошады. Булачак беренче сыйныф укучылары өчен кызыклы һәм файдалы экскурсия булды,- ди оештыручылар.
Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе белән “Кояшкай” балалар бакчасы арасындагы хезмәттәшлек дәвамлы булыр дип ышанасы килә.

Фотолар "Кояшкай" балалар бакчасыннан


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев