Зәйдә тәрбияче-педагоглар татар телен популярлаштыру турында фикерләште
Зәйнең “Якты коңгыз» балалар бакчасында педагоглар һәм татар теле тәрбиячеләре өчен “Инновацион технологияләрне кулланып, әти - әниләр, педагогик җәмәгатьчелек арасында татар телен популярлаштыру» дигән темага региональ практикум семинары узды.
Семинар кысаларында балалар бакчасында сабыйларга туган телебезне өйрәтүгә төрле яңа алымнар тәкъдим ителде. Региональ семинар көндезге һәм читтән торып уку формасында узды. Семинарда Азнакай, Арча, Әлмәт, Байлар Сабасы, Бөгелмә, Җәлил, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләре читтән торып уку формасында катнаштылар. Көндезге формада катнашучы шәһәребезнең татар теле тәрбиячеләре мастер-класслар, эшлекле уеннар күрсәттеләр, үзләренең эш алымнары белән уртаклаштылар. Ә соңыннан милли мәдәният һәм телләрне саклау, үстерү, балаларга милли тәрбия бирү балалар бакчасында татар теле тәрбиячеләрнең төп бурычы икәнен ассызыкладылар.
Фотолар: балалар бакчасыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев