Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә сабыйларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгын спектакльләр аша сеңдерәләр

Бүген Зәй районында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы тематикасы буенча VIII театральләштерелгән тамашалар фестивале старт алды.

Фестивальдә 17 балалар бакчасы катнаша, алар 7 апрельгә кадәр үзләре әзерләгән спектакльләрне мәртәбәле жюри игътибарына тәкъдим итәчәк.

- Балалар катнашындагы бу күркәм чара һәр ел саен район күләмендә юлларда сабыйларның зыян күрүенә юл куймау, балаларга уен формасы аша юл кагыйдәләрен сеңдерү максатын күздә тотып оештырыла. Бу шулай ук, “2023 елга Зәй муниципаль районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын күтәрү” программасын гамәлгә ашыру кысаларында да үткәрелә, - ди юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча муниципаль хезмәткәр Елена Минһаҗева.

Спектакльләр ата-аналар җыелышларында, мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен үткәрелүче тематик дәресләрдә күрсәтелә.

Фестивальне бүген “Шатлык” һәм “Тылсымлы әкият” балалар бакчасы сабыйлары ачып җибәрде.
Елена Минһаҗева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев