Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә полиция хезмәткәрләре яшүсмерләр тәртибе буенча индувидуаль сөйләшүләр алып бара

Зәй районында яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау атналыгы кысаларында төрле чаралар үтә.

Бу көннәрдә шундый аңлату дәресе шәһәрнең 9нчы санлы коррекция мәктәбендә узды. 

Очрашу барышында укучыларга хокук бозуларга баруның аяныч нәтиҗәләрен, мисаллар күрсәтеп район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе өлкән инспекторы Булат Мургазов сөйләде. Ул һәр сыйныфта “Укучылар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү”  темасына әңгәмәләр дә  үткәрде. Ә балигъ булмаганнар эшләре буенча  бүлекчәнең  профилактик исәбендә  торучы укучылар белән индивидуаль сөйләшүләр алып барды.

фотолар мәктәптән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев