Зәйдә мәгариф оешмалары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе үтте
Шәһәрнең 6нчы мәктәбе базасында Зәй мәгариф оешмалары җитәкчеләренең “Милли мәгариф һәм тәрбия: нәтиҗәләр һәм үсешнең төп векторлары” темасына семинар-киңәшмәсе узды.
Семинарда катнашучыларны мәктәп фойесында яшьармиячеләр отряды, мәктәпнең “Каприз” бию коллективы каршы алды. Биредә шулай ук укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә оештырылган иде.
Семинарның пленар өлешен район башлыгы Разиф Кәримов ачты. Ул шәһәр һәм район тормышы белән таныштырды.
“Район мәгариф оешмаларында тәрбия эше системасы һәм бердәм тәрбия киңлеген формалаштыру” дигән доклад белән мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев чыкты.
Муниципаль районның мәгариф челтәренә 48 учреждение керә. Шулай ук район территориясендә тәрбия эшчәнлеген 4 спорт мәктәбе һәм балалар музыка мәктәбе алып бара. Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә балаларга өстәмә белем бирү күләме 89,3 процент тәшкил итә.
Районда тәрбия эшчәнлеге федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә гражданлык-патриотик, рухи-әхлакый, физик, хезмәт, эстетик, экологик юнәлешләр буенча гамәлгә ашырыла.
2022-2023 уку елында укыту программасы патриотик тәрбия нигезендә алып барыла. Һәр дүшәмбе мәктәпләрдә, 1 сентябрьдән бөтен ил күләмендә, ә Татарстанда 2022 елның мартыннан флаг күтәрү һәм дәүләт гимнын башкару тантанасы, илнең дәүләт символларын өйрәнү буенча дәресләр уздырыла. Дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында “Мөһим әйберләр хакында сөйләшүләр” дәресләре кертелде.
Үсеп килүче буынны гражданлык-патрио-тик рухта тәрбияләүдә “Яшьармиячеләр” Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте зур роль уйный. 22 мәгариф оешмасында һәм политехник колледжда “Яшьармиячеләр” отрядлары эшли, алар сафына 1001 яшүсмер кабул ителгән.
Мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр ата-аналары белән бергә махсус хәрби операция зонасындагы безнең хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү акцияләрендә актив позицияләрен белдерәләр. Балалар хатлар язалар, сувенирлар, рәсемнәр ясыйлар һәм аларны махсус хәрби операция урынына җибәрәләр. Ата-аналар хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәрү өчен кирәкле бөтен нәрсәне җыюга үз өлешләрен кертә. Мәктәп укучылары окоп шәмнәре әзерләү өчен консерв банкалары җыя. Мәктәпләрдә һәм бакчаларда мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләреннән 150 бала тәрбияләнә. Һәр гаиләгә район җитәкчелегеннән җаваплы хезмәткәр, мәктәп директоры, балалар бакчасы мөдире, шулай ук педагог-психологлар беркетелгән.
2022 елда Калашников автоматыннан ату нормативларын практик яктан ныгыту максатыннан X сыйныф егетләрен Казан югары танк команда училищесының уку полигонына алып бару оештырылды. Хәрби-гамәли спорт төрләре буенча җиңүчеләр һәм иң яхшы спорт нәтиҗәләре күрсәтүчеләр хәрби комиссариатның, мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Әлеге чара нәтиҗәләре буенча иң яхшы 9 укучы билгеләнде, алар “Иң яхшы армиягә чакырылучы-2022” бүләген алды.
Районда эстетик һәм патриотик тәрбия кысаларында “Бөек Җиңүнең яшь геройлары” театр тамашалары бәйгесе һәм “Россиянең, Татарстанның дәүләт гимннарын иң яхшы башкаручы” бәйгесе узды. Театр тамашалары бәйгесендә шәһәрнең 4нче, Бохарай, Кадер мәктәпләре I урынны алды. “Россиянең һәм Татарстанның дәүләт гимннарын иң яхшы башкаручы” бәйгесендә Поручик, Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе һәм шәһәрнең 1нче мәктәбе җиңү яулады. “Беренче театр” Бөтенроссия театр иҗаты фестивалендә 4нче мәктәп “Театральләштерелгән тамаша” номинациясендә III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Укучылар мәдәни белем дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән “Пушкин картасы” проектында катнашуларын дәвам итәләр. 2022 ел ахырындагы мәгълүматларга караганда, “Пушкин картасы”на 1095 укучы ия булган. 2022 елда алар 4 миллион сумга якын мәдәни чараларда булганнар, шуларның ике миллион сумын Зәй мәдәният идарәсе оештырган чараларга тотканнар.
Һәр мәктәптә волонтерлар берләшмәләре эшли. Аларның гомуми саны - 264 кеше. Волонтерлар түләүсез нигездә, җәмгыять өчен файдалы эшчәнлек белән шөгыльләнәләр. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, хезмәт ветераннарына, өлкәннәргә һәм мохтаҗларга ярдәм итәләр. «Кайгырту операциясе», «Ничек яшисең, ветеран?» кебек проектлар алып баралар. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлләр тирәсен тәртипкә китерәләр.
Туклану сыйфатын контрольдә тоту –районыбызның әти-әниләре бик теләп алып бара торган бер эш.
Балалар белән профилактик эш тәрбия процессында зур роль уйный. Хәзерге вакытта 119 бала тәртибе буенча балигъ булмаганнар инспекциясендә исәптә тора, шуларның 28е - кызыл, 62се - сары, 29ы - яшел зонада. Бу - педагоглар, социаль педагоглар һәм сыйныф җитәкчеләре ярдәме кирәк булган балалар категориясе. Алар белән эшләү җиңел түгел, әмма практика күрсәткәнчә, үзара килешеп эшләгәндә, баланың киләчәктәге язмышына яхшы йогынты ясап була.
Семинарда шулай ук 6нчы мәктәпнең ОБЖ укытучысы Александр Ширяев ”Яшьармиячеләр” хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте - укучыларның рухи-әхлакый, патриотик, физик үсешенең нигезе буларак эшләве хакында сөйләде. Сәвәләй мәктәбе директоры Анастасия Чумакова ”Авыл мәктәбе укучыларның тәрбия киңлеге үзәге” темасына чыгыш ясады. “Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Светлана Столярова “Балалар бакчасында белем бирү пространствосы системасында гражданлык-патриотик тәрбия нигезләрен формалаштыру” темасына доклад белән чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев