Зәйдә яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр

Әфган җиреннән совет гаскәрләрен чыгаруга 34 ел тулу уңаеннан Зәйнең 5нче мәктәбендә Мирный бистәсендә яшәүче сугышчы-интернационалистлар белән очрашу үтте.

Патриотик рухтагы очрашуга ветеран хәрбиләр Сергей Галяминский, Рөстәм Зариповлар чакырылган иде. Алар үзләренең хәрби юллары турындагы кайбер хатирәләрне уртаклаштылар. Ә тарих укытучысы белән бергәләп укучылар Әфгандагы бәрелешләр фактларын искә алдылар, патриотик шигырьләр сөйләделәр.

Мирный бистәсе территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Гөлбану Галяминская сугышчы-интернационалистларга рәхмәт белдереп, истәлекле бүләкләр тапшырды.

- Бу очрашу яшь буынга патриотик рухны сеңдерү өчен әһәмиятле. Гомумән, 5нче мәктәп коллективы әлеге юнәлештә максатчан эшләве белән аерылып тора, - диде ул.

Фотолар мәктәптән


Нет комментариев