Зәйдә «Ел укытучысы 2023» конкурсының зона этабы шәһәрнең 6нчы мәктәбендә дә узды
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә «Ел укытучысы 2023» конкурсының зона этабы шәһәрнең 6нчы мәктәбендә дә узды

Анда Актаныш, Зәй һәм Мөслим районнары педагоглары ачык дәресләр үткәрделәр.

Бүген 6 нчы мәктәптә «Ел укытучысы 2023» һөнәри осталык бәйгесенең зона этабы узды. Актаныш, Зәй һәм Мөслим районнарыннан сигез укытучы үзләренең педагогик эшләнмәләре, дәресләр уздыру тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

- Сезне, хезмәттәшләрем, бу бәйрәм белән котлыйм. Бу чыннан да иҗат, сезнең идеялар һәм тәҗрибә бәйрәме. Бүген сезнең һәрберегезгә уңышлар елмаюын телим, - дип мөрәҗәгать итте конкурсантларга Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының методик эш үсеше бүлеге башлыгы Ольга Мартьянова.

Зәй районыннан конкурста өч педагог: татар гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Карманова

, 6нчы мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ангелина Куприянова һәм 3нче мәктәпнең география укытучысы Алсу Шәңгәрәева катнашты.

Ирина Смирнова фотолары


Нет комментариев