Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә “Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды

5-20 декабрьдә Зәйдә “Ел тәрбиячесе – 2022” бәйгесенең муниципаль этапы үтте.

Бәйгедә Зәй муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан 19 педагог катнашты. Конкурсның максаты булып мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында эшләүче педагогларның һөнәри һәм шәхси үсеше; талантлы педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның алдынгы тәҗрибәләрен тарату тора.

Бәйгенең муниципаль этабына һәр мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан 1 катнашучы тәкъдим ителде. Конкурс сынаулары ике турда узды. “Балалар белән педагогик чара” ның беренче турында конкурсантлар мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төрле үсеш эшчәнлеген проектлау, оештыру һәм гамәлгә ашыру өлкәсендә һөнәри компетенцияләрен күрсәттеләр. Балаларның яшен һәм чараның темасын конкурста катнашучылар үзләре билгеләде. “Минем педагогик табышым” икенче бәйге сынавы форматы конкурсантның чыгышыннан гыйбарәт иде, ул аның эшчәнлегендә иң әһәмиятле методлар һәм укыту алымнары, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм үстерү алымнары, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән үзара бәйләнеш ысулларын һәм формаларын күрсәтте. Конкурста катнашучыларның чыгышы презентация яки видеофрагментлар белән үрелеп барды.

Муниципаль этап нәтиҗәләре буенча, “Ел тәрбиячесе” номинациясендә “Уймак кыз” балалар бакчасыннан  “Валентина Попкова җиңүче булды, 2нче урынны “Василек” тан Светлана Исштанова, 3нче урынны “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе  Венера Алексеева алды. Шулай ук “Энҗе” балалар бакчасыннан Ирина Зубер, “Урман әкияте” ннән укытучы-логопед  Анна Новикова, “Шатлык” балалар бакчасы тәрбиячесе Минзилә Маркелова бәйгенең лауреатлары булдылар. “Туган телдә тәрбия һәм белем бирүче төркем тәрбиячесе” номинациясендә “Урман әкияте” тәрбиячесе Римма Мәүләвиева җиңүче булды.

Фотолар мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев