Зәйдә «Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез» акциясе узды
2025 елның 10 декабреннән 29 декабренә кадәр Татарстан Республикасының муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә «Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез!» акциясе узды.
Акциянең төп бурычы - 11 сыйныфны тәмамлаучыларны БДИ формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруның төп үзенчәлекләре белән таныштыру гына түгел, ә бурычларны хәл итүдә үз көчеңне сынап карау, контроль-үлчәү материалларының демонстрацион версиясен чишү барышында педагоглар белән бергә алынган нәтиҗәләрне анализлау. Акция «эшлекле уен» формасында оештырылуы белән дә үзенчәлекле, анда аудиториядә һәм аудиториядән тыш оештыручылар, техник белгечләр һәм иҗтимагый күзәтүчеләр сыйфатында 10 нчы сыйныф укучылары катнаша, алар имтиханнарны бер елдан соң гына тапшырачак. Әмма хәзер үк «читтән " барлык үзенчәлекләрне күзәтергә мөмкин.
Мондый чаралар күп кенә кыенлыкларны җиңеп чыгу мөмкинлеген аңларга ярдәм итә. Ә уңышлы әзерлекнең ачкычы булып мәктәп тормышы дәвамында уку процессының тотрыклылыгы һәм системалылыгы тора.
Укучыларның әзерлеге турында объектив мәгълүмат алу мөмкинлеге бирү, белем бирү мөнәсәбәтләрендә катнашучыларның мәнфәгатьләрен кайгырту, шулай ук акциядә катнашучыларның типик хаталарын анализлау максатларында 20 декабрьдә Зәйнең 6нчы мәктәбе базасында "Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән тикшерик!" акциясе үтте. 10 нчы сыйныф укучылары аудиториядә оештыручылар, аудиториядән тыш оештыручылар, җәмәгать күзәтүчеләре сыйфатында катнашты. Акция барышында 11 сыйныфтан 127 укучы белемнәрен сынады. Муниципаль дәрәҗәдә йомгак ясаганнан соң, укытучылар укучыларның биремнәрне үтәгәндә җибәргән типик хаталарына анализ ясады. Бу алга таба БДИга әзерлек барышында кулланылачак.
#мәгарифтатарстан #ГИА2026 #сдаемместатарстан #сдаемместатарстан # сдаемместатарстан2026 #готовимместерт #готовимсякГИА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев