Зәйдә «Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән аңлыйк!” акциясе узды
21-22 декабрьдә 2нче һәм 7нче мәктәпнең IX сыйныф укучылары өчен “Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән аңлыйк!” дигән акция узды.
Чарада 113 укучы катнашты. Алар математикадан имтихан биремнәре (КИМ) эшләделәр.
- Акциянең максаты укуны җиңеләйтү, контроль эшләргә әзерлек сыйфаты турында объектив мәгълүмат бирү, шулай ук акциядә катнашучылар җибәргән типик хаталарны анализлау,- ди мәгариф идарәсе медосты Венера Әюпова
Әлеге акция кысаларында VIII, X сыйныф укучылары техник белгечләр, җәмәгать күзәтүчеләре ролендә булдылар.
Алдагы көннәрдә катнашучыларның эшләре фән укытучылары тарафыннан тикшереләчәк һәм әлеге гомуми белем бирү учреждениесендә катнашучылар белән типик хаталарны анализлау планлаштырыла.
#образованиетатарстан #ГИА2023 #сдаемвместетатарстан #сдаемвместе2023 #готовимсявместерт #готовимсякГИА
Фотолар мәгариф идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев