Зәй укучысы Артем Тимофеев уңышлары белән сөендерүне дәвам итә
Алтынчы сыйныф укучысы сигезенче сыйныфлар өчен үткәрелгән фән бәйгесендә призер булды.
12-15 февральдә VIII-XI сыйныф укучылары арасында математикадан республикакүләм фән олимпиадасы оештырылды. Анда Зәйнең 4нче мәктәбе VI сыйныф укучысы Артем Тимофеев үзеннән югары сыйныфлар арасында призер булды. Аны бәйгегә кече фәннәр академиясе педагогы Лилия Шәяхмәтова, 4нче мәктәп укытучысы Венера Калистратова әзерләделәр.
Фото мәгариф идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев