8-11 февральдә “Дуслык” фән олимпиадалары базасында VIII - XI сыйныф укучылары өчен геология буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча 6нчы мәктәпнең IX сыйныф укучысы Азалия Галимова, 7нче мәктәпнең X сыйныф укучысы Әминә Йосыпова җиңүчеләр булды. Укучыларны олимпиадага шәһәр мәктәпләренең география укытучылары Лилия Идиятуллина белән Любовь Долгова әзерләде.
Фото мәгариф идарәсеннән
Нет комментариев