Зәй укучылары - фән олимпиадасы җиңүчеләре
23-26 гыйнварда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык“ олимпиадалар үзәгендә VII - VIII сыйныф укучылары арасында физик культура буенча фән олимпиадасы үтте.
Анда районыбыз укучылары үзләренең уңышлары белән сөендерде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча шәһәрнең 4нче мәктәбе VIII сыйныф укучысы Руслана Алава, 7нче мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Арина Белякина, 6нчы мәктәпнең VII сыйныф укучысы Алина Минеева, 7нче мәктәпнең VII сыйныф укучылары Софья Пылаева, Данил Карпов, Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең VIII сыйныф укучысы Рөстәм Хәкимов VII-VIII сыйныф укучылары арасында уздырылган фән бәйгесендә җиңүче булды. Укучыларны олимпиадага 7нче мәктәпнең физик культура укытучылары Регина Краснова һәм Юрий Краснов, 6нчы мәктәпнең физик культура укытучысы Резида Минеева, татар гимназиясенең физик культура укытучысы Арслан Мәһдиев әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев