Зәй укучылары фән олимпиадаларының муниципаль этабында катнашуга кереште
Мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларының муниципаль туры старт алды.
Зәйдә мәгариф идарәсе рәсми документы нигезендә, укучылар беренче район күләмендәге олимпиадаларны 7 ноябрьдә башлап җибәрделәр.
Районда тәүге сынаулар чуваш теленнән һәм тормыш иминлеге нигезләреннән үтте.
“Чуваш теленнән укучылар биремнәрне бер көндә эшләсәләр, тормыш иминлеге нигезләре һәм Ватанны саклаучылар әзерләү фәненнән муниципаль оимпиада ике көн барды. Балалар 7 ноябрьдә - теория буенча белемнәрен сынаса, 8 ноябрьдә гамәли әзерлекләрен күрсәттеләр”, - ди мәгариф идарәсе методисты Венера Әюпова.
Фән олимпиадаларының муниципаль этабы 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ә Яңа ел ялларыннан соң (кышкы каникуллардан соң) бу этабта җиңү яулаучылар район данын республика бәйгесендә яклаячаклар.
Фото район мәгариф идарәсе сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев