Казанда мәктәп укучылары арасында фән олимпиадалары дәвам итә.
30 гыйнвардан 3 февральгә кадәр үткән VIII-XI сыйныфлар арасындагы бәйгедә Зәй укучылары уңышка иреште. 7нче мәктәпнең XI сыйныф укучысы Таисия Голованова, татар гимназиясенең IX сыйныф укучысы Азалия Сираҗиева призерлар булдылар. Аларның укытучылары Юлия Танчук һәм Дилором Сафарова. Юлия Ивановна кече фәннәр академиясе педагогы буларак та укучыларны фән олимпиадаларына әзерли.
Фото мәгариф идарәсеннән
Нет комментариев