Зәй тәрбиячесе – иң яхшылар арасында
“Якты коңгыз” балалар бакчасы тәрбиячесе Инна Мәҗитова «Мин ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ һәм эшлим-2025» республика һөнәри осталык бәйгесе финалына үтте.
Арчада узган йомгаклау этабында ул Татарстанның 15 рус телле мәктәпкәчә белем бирү педагогы арасында IV урынны алды.
Конкурс ел саен үткәрелә һәм белем бирү эшчәнлегендә татар телен актив кулланучы һәм балалар бакчаларында икетелле мохитне үстерүгә йөз тотучы тәрбиячеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Катнашучылар телне төрле форматта белүләрен күрсәттеләр: «Мин һәм минем тәрбияләнүчеләрем татарча сөйләшәбез» видеороликларын күрсәттеләр, үз-үзләрен тәкъдим иттеләр һәм «Тәрҗемә ит!» викторинасында сорауларга җавап бирделәр.
Моннан тыш, педагоглар балалар белән алып барылучы татар теле дәресен күрсәттеләр, иҗади чыгыш ясадылар.
фото мәгариф идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев