Зәй политехник көллиятендә парламент дәресе узды
Бүген Зәй политехник көллиятендә парламент дәресе үтте.
Дәрестә район башлыгы Разиф Кәримов, эчке эшләр бүлеге башлыгы Евгений Клещевников, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, районның ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев катнашты.
Парламент дәресе - Татарстан Дәүләт Советының, Мәгариф һәм фән министрлыгының, Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институтының уртак проекты. Ул 2009 елдан гамәлгә ашырыла.
Быелгы парламент дәресләренең темасы “Без – Россия гражданнары”. Тема очраклы гына сайланмаган, чөнки 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр, Зәебездә халыклар дуслыгы һәм тынычлык елы буларак билгеләп үтеләчәк.
Бүгенге дәрес “Гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап – киләчәк төзибез” темасына багышланган.
Хәзерге заман яшьләре алдында шундый сорау тора. Традицияләр, гореф-гадәтләр, дин, туган тел кебек "йөк"тән баш тартыргамы, туган телне саклап калыргамы? Күбрәк яшьләрне ни өчен иске биналарны, элеккеге урам исемнәрен, һәйкәлләрне саклап калырга дигән сорау борчый.
Әлеге сорауларга бүгенге парламент дәресендә укытучы сыйфатында булган район башлыгы Разиф Кәримов җавап бирде.
-Һәр милләт кешесе үзенең гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Бары туган тел генә халыкны милләт буларак яшәтә. Безнең республикабыз, районыбыз төрле милләт вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәттә яши. Соңгы халык санын алу мәгълүматларыннан күренгәнчә, Зәй муниципаль районында 20 дән артык милләт вәкиле яши. Шәһәр һәм район администрациясе эшендә мөһим юнәлешләрнең берсе - милли бәйрәм мәдәниятен үстерү. Безнең районда Сабантуй, Питрау, Казанская, Алма Спассы, Боламык, Җыен кебек милли бәйрәмнәр уздыру гадәткә керде,- ди район башлыгы.
Илебездә төрле милләт халкын рухи-әхлакый кыйммәтләр берләштерә. Бу кыйммәтләр исәбенә - кешелеклелек һәм гаделлек, намус, ихтыяр һәм игелеккә ышаныч, үз-үзең, үз илең һәм Ватаның каршында әхлакый бурычны үтәүгә омтылыш тора.
Парламент дәресе Габдулла Тукайның шигырь юллары белән тәмамланды:
“Рус җирендә без әсәрле, эзле без,
Тарихында бер дә тапсыз көзге без.
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать вә әхлак алмашып”.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев