Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй мәктәпләрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре “Юл-транспорт һәлакәтләре булмаган кышкы каникуллар!” темасына дәресләр уздыра

Шәһәр һәм район мәктәпләрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре “Юл-транспорт һәлакәтләре булмаган кышкы каникуллар!” темасына дәресләр уздыра.

Чараларның максаты - балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм балаларда мәктәп каникуллары вакытында юлда үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту,- ди “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов. Мондый чаралар мәктәпләрдә генә түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә дә уза. Балаларга юлларда, җәяүлеләр кичүләрендә һәм җәмәгать транспортында үзеңне ничек дөрес тотарга, яшь пассажирлар өчен балаларны тотып тору җайланмалары турында, шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында киемдә һәм сумкаларда яктылыкны кире кайтара торган элементларны җәяүлеләр тарафыннан куллану турында сөйләделәр. Балаларга аерым игътибарны юл аркылы чыкканда телефон сөйләшүләрен туктатырга кирәклегенә юнәлттеләр, шулай ук таудан шуганда, башка хәрәкәтчән күңел ачулар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаттылар. Балалар игътибар белән тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр, төрле юл ситуацияләре турында фикер алышуда актив катнаштылар һәм урамнарда игътибарлы булырга, юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирделәр.

Фотолар ЮХИДИ идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев