Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй кызы Арина Токранова – «Җәлил укулары» җиңүчесе

Инде хәбәр иткәнебезчә, V халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә Зәй кызы Арина Токранова җиңү яулады.

17 февральдә Казанның "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә V халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесенә йомгак ясалды. Быелгы "Җәлил укулары"нда 40 меңнән артык кеше катнашып, 23 телдә шигырьләр сөйләнелгән. Шулар арасыннан 836 катнашучы финалга чыкты. Финалистлар арасыннан иң лаеклыларын сайлап, 115 катнашучыга беренче, икенче һәм өченче урыннарны тапшырдылар.

"Җәлил укулары"нда безнең Зәй шәһәре  "Алтынчәч" балалар бакчасыннан Арина Токранова катнашты. Ул Муса Җәлилнең "Кызыма" дигән шигырен өч телдә сөйләде. Һәм нәтиҗәдә лаеклы икенче урынны яулады. Аны бәйгегә тәрбиячеләр Рания Уразайкина һәм Гөлфия Тимофеева әзерләде. Арина Казанга бүләкләү тантанасына тәрбиячесе Рания Уразайкина һәм әнисе Вера Токранова белән барды.

- Бәйрәмне Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров ачты. Ул барлык җиңүчеләрне котлап, аларга иҗади уңышлар теләде. Концерт өч өлештән торды. Анда Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр, татар эстрадасы җырчылары чыгыш ясады, бик күп биюләр булды. Иң дулкынландыргыч мизгел - җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру иде. Беренче урынны яулаучыларны Рамил Төхватуллин, икенче урыннарны - Инсаф Абдулла, ә өченче урыннарны Алмаз Миргаязов тәбрикләде. Җиңүчеләрнең һәрберсенә истәлекле дипломнар, чәчәк бәйләмнәре һәм сертификат тапшырылды. Бәйрәм бик матур, җанлы узды. Безнең Арина башка катнашучылар белән дә танышты, аралашты, алай гына түгел, Вьетнам кызы белән фотога төшәргә дә җитеште, - ди “Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячесе Рания Уразайкина.

Фотолар "Алтынчәч" балалар бакчасыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев