Зәй китапханәсендә толерантлык көнен билгеләп үттеләр
14 ноябрьдә Халыкара толерантлык көне уңаеннан Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә 3нче мәктәпнең VI “А” сыйныфы укучылары өчен әдәби-танып белү программасы узды.
Чара барышында катнашучылар календарьда Халыкара толерантлык көненең барлыкка килү тарихы, аның дөнья илләре өчен әһәмияте һәм милләтара мөнәсәбәтләр үсеше турында белделәр. Балалар төрле халыкларда сәламләү төрләре, сәламләү тоны һәм тиешле этикет сүзләр, чит кешенең фикеренә, диненә, үз-үзен тотышына, мәдәниятенә түземлелек күрсәтү мөһимлеге белән таныштылар.
“Чара барышында «Дөньяның төрле халыкларын сәламләү» уены үткәрелде – толерантлыкның бер өлеше булган шундый гадәти булмаган сәламләү формасында балалар бер-берсенә хөрмәт күрсәттеләр. Укучылар чәчәкнең һәр таҗына толерант кеше ия булырга тиешле сыйфатларны язып, аның моделен ясадылар. Үзләре кылган яхшы гамәлләр турында сөйләделәр, «яхшы яки начар» уенын уйнадылар. Толерантлык турында белемнәрне “Толерантлык нәрсә ул?" викторинасында төрле халыкларның табышмакларын чишеп һәм мәкальләрен аңлатып тикшерергә мөмкин иде”, -ди баш китапханәче Лилия Хафизова.
Чарага «Толерантлык – тынычлыкка юл» китап күргәзмәсе әзерләнде, анда дуслык, бер-береңне хөрмәт итү, толерантлык турындагы әдәбият тәкъдим ителде.
фотолар үзәк китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев