Зәй китапханәсендә яшь буынны тарихи истәлекләр белән таныштырдылар
12 мартта Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә шәһәрнең 3нче мәктәбе 7 Б сыйныфы укучылары катнашында “Сугыш чоры әдәбияты безнең замандашлар күзлегеннән: “Помни имя свое” китабы язылу тарихыннан” дип исемләнгән конференция үткәрелде.
Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган чара, 1914-1918 еллардагы Беренче бөтендөнья сугышында, соңыннан Бөек Ватан сугышында кырыс сынауларны узган геройлар истәлегенә багышланды.
Чараның мактаулы кунагы — атказанган мәдәният хезмәткәре, туган якны өйрәнү музееның 29 еллык стажы булган ветераны, «Россия патриоты» һәм «Архив фондлары‑фән һәм туган якны өйрәнү» бөтенроссия конкурсларында җиңүче Людмила Симонова булды.

Людмила Михайловна Рәйсә Мартынова‑Дәүләтбаеваның «Помни имя свое» дигән китабын тәкъдим итте. Зәй туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре, Рәисә Әхтәм кызының дусты һәм якташы буларак, тарихи хәтерне саклау буенча мөһим эшне дәвам итә.
Китапта безнең һәм Татарстанның башка районнарында туган Ватанны саклаучылар турында материаллар тупланган. Проект авторы Рәисә Әхтәм кызы Мартынова-Дәүләтбаева, ватандашларына мөрәҗәгать итеп, бөек Россияне саклаучы бабаларыбызның исемнәрен искә төшерү беркайчан да соң түгел, чөнки бу безнең изге бурычыбыз, ди.

«Сугышның әдәби елъязмасы» китап-иллюстратив күргәзмәсенә күзәтү барышында укучылар Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгын кабат тудырган фронтовик язучыларның иҗаты, шулай ук хәрби тематикадагы яңалыклар белән таныштылар.
фотолар: үзәк китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев