Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй китапханәсенә Халыкара китап бүләк итү көне уңаеннан студентлар килде

14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көнен билгеләп үтелә.

Әлеге көн бөтен китап бүләк итүчеләрне берләштерә, укуга мәхәббәт тәрбияли. 

Халыкара китап бүләк итү көне алдыннан Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре политехника көллияте студентларын китапханәгә очрашуга чакырдылар. 

Яшьләр Халыкара китап бүләк итү көненең тарихы белән таныштылар, аның традицияләре һәм мәгънәсе турында белделәр. Бу көнне ничек итеп үзенчәлекле итү турында фикер алыштылар: якыннарга китаплар бүләк итү генә түгел, ә белемгә сусаганнар белән дә бүлешү — аларны китапханәләргә, мәктәпләргә, дәваханәләргә һәм приютларга тапшыру.

Студентлар шулай ук китапханәдә булган соңгы китаплар белән  таныштылар. Аннары иҗади сынаулар вакыты җитте. Егетләр өчен мавыктыргыч биремнәр әзерләнгән иде: тасвирлау буенча әдәби геройларны танырга, бу биремдә студентлар китап дөньясын бик яхшы белүләрен күрсәттеләр. Күңелле фантлар уены да булды, анда катнашучылар зур эрудиция, зирәклек һәм артистлык сәләтен күрсәтеп, тәкъдим ителгән биремнәрне төгәл үтәделәр.

Марафонның кульминациясе  китап бүләк итү булды. Һәр студентка прозаик, туган якны өйрәнүче, күренекле якташыбыз Рабит Батулланың китабы —кыйммәтле әсәре бүләк ителде. Җавап итеп, көллият кураторлары китапханә фондын баетып, укучыларга мавыктыргыч яңа китаплар бүләк иттеләр.

Фотолар китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев