Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй китапханәсе белгечләре белән яхшы гадәтләр турында сөйләштеләр

24 мартта Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 4 нче урта мәктәпнең V Б сыйныфы укучылары өчен «Яхшы гадәтләр дәресләре» дигән файдалы мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара «Кеше. Канун. Хакыйкать» клубы эшчәнлеге кысаларында үтте.

Балалар төрле илләрдә этикетның барлыкка килү тарихы һәм Россиядә Петр I вакытында үз-үзеңне тоту культурасы турында «Юность честное зерцало» китабы барлыкка килүе турында белделәр. Алар шулай ук этикетның төп кагыйдәләре белән таныштылар: ничек дөрес исәнләшергә, урамда, театрда, китапханәдә һәм җәмәгать транспортында үзеңне ничек тотарга. 

Укучылар «этикет белгечләре» һәм «өстәл сервировкасы» конкурсларында актив катнаштылар, «яхшы манералар» викторинасы сорауларына җавап бирделәр һәм стандарт булмаган ситуацияләрдән чыгарга өйрәнделәр. Чара яхшы гадәтләр һәм «Винни Пух кунакка бара» мультфильмы турында видеороликлар күрсәтү белән үрелеп барды. 

- “Яхшы гадәтләр дәресләре" балаларда уңай тәэсирләр калдырды. Алар культуралы  тәртип һәм аралашу кагыйдәләре турында күп яңалыклар белделәр, - ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

фотолар үзәк китапханәдән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев