Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәй “Энергетик” Мәдәният сараеның “Зәңгәр мәче” изостудиясендә хәвефсез юл йөрү кагыйдәләре хакында сөйләштеләр

12 гыйнвар көнне “Энергетик “ Мәдәният сараеның “Зәңгәр мәче” изостудиясендә балалар белән юл йөрү кагыйдәләре хакында сөйләштеләр.

Алар балаларга юлларда үзләрен ничек тотарга кирәклеге, яктылык кайтаручы элементларның файдасы турында сөйләделәр һәм аларны куллану юллардагы тормыш һәм сәламәтлекне саклау өчен бик мөһим шарт булып торганлыкны аңлаттылар. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерделәр.

-Безнең бурыч – балага юлдагы һәлакәтләр турында сөйләп куркыту түгел, ә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, урамнарда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү, юл-транспорт һәлакәтләрен, балалар травматизмын кисәтү, сәламәт яшәешне пропагандалау, - ди клуб җитәкчесе Лилия Кузьмина.

Фотолар "Энергетик" Мәдәният сараеннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев