18 февральдә Әлмәт музыка көллиятендә яшь музыкантларның «Кыллы уен коралларында башкаручылар» номинациясендә Фәрит Яруллин исемендәге ачык республика бәйгесе узды.
Люция Кадыйрова һәм Римма Блинова сыйныфында шөгыльләнүче укучылар югары нәтиҗәләр күрсәттеләр (концертмейстерлары - Светлана Рыцова һәм Дина Семенова): "Cantabile" виолончелистлар ансамбле - Гран-при яулады.
"Каприс" триосы, Виктория Уразайкина, Арина Столярова – I, Вероника Никитина, Зарина Әхмәтшина, Софья Стогова – II, "Акварель" скрипкачеләр ансамбле – III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
Амелия Хәйруллина – I, Гөлсем Вафина III дәрәҗә дипломант булды.
Фотолар балалар музыка мәктәбеннән.
Нет комментариев