Зәй балалар музыка мәктәбе республика программасында чыгыш ясаячак
Музыка өлкәсендә талантлы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Иртәдән йолдызлар» дигән республика программасы старт алды.
Программаның төп максаты булып республиканың музыка, сәнгать мәктәпләре һәм көллиятләре укучыларының "La Primavera" Казан камера оркестры концертларында солистлар сыйфатында чыгыш ясау тора.
Катнашучыларны алдан тыңлап карау үтте. Ул оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Рөстәм Абязов тарафыннан үткәрелде.
15 февральдә тыңлаулар Әлмәт шәһәрендә узды. Зәй, Сарман, Баулы, Җәлил, Азнакай, Аксубай, Әлмәт шәһәрләреннән 100дән артык катнашучы килде.
Зәй балалар музыка мәктәбен Полина Крысякова, Лия Хөснетдинова, Ксения Бардина, Богдан Миронов, Никита Денисов, “Каприз” триосы, Виктория Уразайкина, Анита Лемихова, Арина Хохлушина, Арина Бочкарева тәкъдим итте.
Укучыларны республика программасына музыка мәктәбе укытучылары Елена Коклина, Зөлфия Селиверства, Надежда Красильникова, Люция Кадырова, Светлана Рыцова, Дина Семенова, Ирина Нырова, Ольга Федюнина әзерләде.
Фотолар балалар музыка мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев