Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Укучылар “Шүрәле”не рольләргә бүлеп укыды

12 мартта Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе уку залы баш китапханәчесе Зөлфия Гыйльманова шәһәрнең 4нче мәктәбе 5 «Б» сыйныфы укучылары белән “Шүрәле” поэмасын рольләргә бүлеп укуны оештырды.

 “Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихында аерым урын алып тора. Ул яңа милли поэзиянең башлангычында тора. Балалар Тукайның авыр язмышы, ач балачагы, иҗат юлының башлануы турында белделәр. Балалар шагыйрьнең халык әкиятләре, риваятьләре, әсәрләре, шул исәптән «Шүрәле» белән таныштылар. “Шүрәле“ 1907 елда татар фольклоры мотивлары буенча язылган. Төп геройлар-үткен акыллы егет һәм урман сарыгы Шүрәле. Шаяртып төзелгән әкият-шигырь җиңел һәм күңелле итеп укыла, дошманны көч белән генә түгел, акыл белән дә җиңәргә мөмкин икәнлеген аңлаешлы итеп җиткерә шагыйрь”, - ди Зөлфия Гыйльманова.

Балалар поэма турында фикер алышуга актив кушылып, табигатьтән өстен көчкә ия булган башка мифик затларны да искә төшерделәр. Аннары укучылар рәхәтләнеп, матур итеп рольләр буенча әкият укыдылар.
     

 Габдулла Тукай гаять зур иҗади мирас калдырган һәм анда иң зур һәм мөһим урынны шигърият алып тора. Аның шигырьләре туган якка, табигатькә мәхәббәт белән сугарылган. Алар буыннан-буынга балаларда туган йортка, туган җиргә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбиялиләр.  Тукай шигырьләре һәм әкиятләре аша бала әйләнә-тирә дөньяны танып белә.

фотолар: үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев