Татар теленнән олимпиада призеры – Кадер мәктәбеннән Азилә Закирова
Мәгариф һәм тәрбия

Татар теленнән олимпиада призеры – Кадер мәктәбеннән Азилә Закирова

11-13 февральдә “Дуслык” фән олимпиадалары базасында татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча Кадер мәктәбенең X сыйныф укучысы Азилә Закирова призер булды.

Азилә Закированы олимпиадага Кадер мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Әюпова әзерләде.

Фото мәгариф идарәсеннән


Нет комментариев